“Тукай иҗатына хөрмәт тәрбиялибез”
Җәмгыять

“Тукай иҗатына хөрмәт тәрбиялибез”

Шагыйрь иҗаты, тормыш юлы турында кичәләр, бәйрәмнәр генә түгел, ә төрле макетлар да эшләнде

Тукайның 140 еллыгын безнең Кощак мәктәбе бик зурлап, матур, эчтәлекле итеп уздырды. Мәктәбебездә күпсанлы кичәләр, сыйныф сәгатьләре, конкурслар, бәйгеләр оештырылды.

Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар, аның шигырьләрен яттан сөйләп, конкурсларда катнаштылар. Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурслары да бик югары дәрәҗәдә оештырылды. Шагыйрь иҗаты, тормыш юлы турында кичәләр, бәйрәмнәр генә түгел, ә төрле макетлар да эшләнде. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирде.

Югары сыйныфларда “Тукай – сәясәтче, дипломат, җәмәгать эшлеклесе”, “Тукай һәйкәлләре”, “Тукай йөргән эзләрдән”, “Тукай турында кызыклы фактлар”, “Тукай һәм рус әдәбияты”, “Тукай премиясе лауреатлары”, “Тукай шигырьләренә язылган җырлар” дигән чаралар зур уңыш белән уздырылды. Тукай айлыгы дәвамында 9 б сыйныф укучылары Казандагы Тукай әдәби музеена сәяхәт кылдылар, ә 8а сыйныф укучылары Питрәч туган якны өйрәнү музеенда “Тукай теле – туган телем” исемле чарада катнаштылар.

Без Тукай шигырьләре, әкиятләре аша Тукай геройлары ярдәмендә туган халкыбызның үткәненә һәм киләчәгенә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялибез.