Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге идарәсеннән урманнарда янгын куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе килде.
2024 елның 28 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы (4 класслы) зур булуы көтелә.