Яңа фельдшерлык пунктын түземсезлек белән көтәләр
Татар Тау Иле авылында республика программасы буенча яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә. Монда ФАП, күп кенә авыллардагы кебек, иске бинада урнашкан, әлбәттә инде, аңа күптәннән капиталь ремонт таләп ителгән булган. Җиһаз-җайланмалар да тузган. Монда пенсионерлар, кечкенә балалары белән аналар еш килә. Бүгенге көндә белгеч-медикларны да мондый шартларда эшкә җәлеп итү катлаулы мәсьәлә.
- Монда, әлбәттә, җылы, иркен, әмма бина бик нык тузган, ә иң мөһиме – җайланмалар иске, совет заманыннан калган. Хәзер бит күпкә төгәлрәк һәм заманча җиһазлар бар, - диде яшь белгеч, җирле фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Кристина Миронова. – Ә менә яңа ФАП барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылачак.
Җиде йөздән артык халкы (шуларның йөздән артыгы балалар) булган авылда яшәүчеләр төзелеш эшләре тәмамлануын түземсезлек белән көтә.
- Авылда медик бик кирәк, без пункттан башка берничек булдыра алмыйбыз, - дип билгеләп үтте пенсионер Мирхәйдәр Сафин. – Хәлең авыраеп китсә беренче эш итеп кайда барасың ди? Район үзәгенә кадәр ерак. Шуңа да медпунктны салып бетерүләрен түземсезлек белән көтәбез.
- Без даими рәвештә бала белән планлы тикшерүләр үтәргә киләбез, - ди яшь ана Гөлинә Әхмәтова да. – Олы балам да әле бәләкәй, аңа нибары ике генә яшь. Шулай булгач, ярдәм сорап даими мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әлбәттә, заманча медпунктка йөрисе килә. Шундыйларда булганым бар, бик ошады.
Яңа модульле ФАП Татар Тау Иле авылының үзәгендә булачак, искесеннән ерак түгел генә. Аны җыю һәм җиһазлау инде төгәлләнеп килә. Төзүчеләр барысын да төгәл һәм тиз эшлиләр, шуңа күрә берничә көннән территорияне төзекләндерү һәм соңгы штрихлар гына кала.
- Хәзер өч районда безнең шундый берничә объект бар, - ди подрядчы оешма прорабы Алмаз Фәхретдинов. – Гомумән, бу безнең бригаданың инде беренче тәҗрибәсе түгел. Мондый ФАПны җыю уртача ике атна дәвам итә. Барлык материаллар сыйфатлы, шуңа күрә җылылык та, кайнар су да, барлык нормаларга җавап бирүче җиһазлар да бар. Хәзер җирле медикның кул астында барлык кирәк-яраклар булачак.
Мондый төр корылмаларда, чыннан да, бар нечкәлекләренә кадәр уйланылган – электр белән җылыту, җиһазлар, балалар һәм өлкәннәр өчен төгәл электрон үлчәүләр, шкафлар һәм башкалар.
Бу республика программасы инде беренче ел гына эшләми, питрәчлеләр аның эшен бәяләргә өлгерде дә инде.
- Безнең районда 2012 елдан бирле шундый модульле 12 ФАП һәм ике амбулатория барлыкка килде, аларның берсе тиздән Кощакта ачылачак, - ди Питрәч районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова. – Программа эше дәвам итә, киләсе елда Татар Казысы авыл җирлегендә тагын бер модульле ФАП төзү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia