Ассэль Сәлахова Богородск авылыннан
Күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашучы Ассэль Сәлахова "Шаян ТВ" телеканалында "Төймә" программасында катнашты.
Җырчы Айсылу Габдинова белән бергә алар җырларны иң күп белә алдылар һәм бу чыгарылышның җиңүчеләре булдылар.
Программа чыгарылышын 9 сентябрьдән «Шаян ТВ» сайтында карарга мөмкин.