Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торалар

Ел саен 3 июльдә ЮХИДИ көне билгеләп үтелә.

СССР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә (1998 елдан ЮХИДИ) оештырыла. Әлеге хезмәт вәкилләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота.


Питрәчнең ЮХИДИ бүлегендә 8 кеше хезмәт итә - бүлек башлыгы, өлкән инспектор һәм 6 юл-патруль хезмәте инспекторы.
- Без 200 километрдан артык автомобиль юлына хезмәт күрсәтәбез. Моннан тыш, Питрәч-Колай, Янсуар, Иске Шигали, Ленино-Кокушкино трассалары безнең сак астында. Федераль һәм республика әһәмиятендәге М-7 «
Волга», Мәскәү-Уфа, Казан-Шәмәрдән, район үзәге эчендәге юлларны контрольдә тотабыз. Эш җиңел түгел, әмма безнең инспекторлар уяу һәм игътибарлы, - дип сөйли бүлек башлыгы вазыйфаларын үтәүче Рәмис Аллямов. – Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Роман Закаловны, полиция капитаны Айдар Габдрахимовны, лейтенант Павел Кашинны аеруча билгеләп үтәсем килә, алар тәүлек буе эшли.
Агымдагы елның 5 аенда алар тарафыннан 2300дән артык төрле тәртип бозу очрагы ачыкланган һәм каралган, алар арасында машина йөртүчеләр тарафыннан алдагы кагыйдә бозулар ачыкланган: 49ы- исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, 68е – тиешсез
урында узып китү, 19ы - машина йөртү таныклыгы булмау, 30ы - җәяүлеләр кичү урыннарында кешеләргә юл бирмәү.
Форсаттан файдаланып, безнең хезмәткәрләрне, ЮХИДИ ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, аларга нык сәламәтлек, шәхси тормышларында һәм гаиләләрендә уңышлар телим.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса