Званка авылыннан Коганнар гаиләсе СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм алып килгән
Алар фикеренчә, зур эштә катнашу һәм үз бурычын үтәүче егетләргә ярдәм итү мөһим.

Питрәчтә балалар иҗат йортына Званка авылыннан Коганнар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм алып килгән. Бу хәрби көнкүрештә кирәкле генератор һәм көрәкләр. Аларның бу гамәле гаилә кыйммәтләренең һәм гражданлык җаваплылыгының көчен тагын бер кат раслады. Елена Коган ире Игорь һәм өлкән улы Максим белән уртак эшкә үз өлешен кертергә карар кылалар. Гаилә өчен бу бер тапкыр гына катнаша торган акция түгел, бу аларның аңлы позициясе.
Елена – авылда уникаль шиңми торган чәчәкләр җитештерүче эшмәкәр, Игорь – Кощак авыл җирлеге советы депутаты, Максим Кощак мәктәбендә укый.
Ярдәм җыю пункты урнашкан балалар иҗат йорты хезмәткәрләренә йөкне тапшырганда, Елена Коган һәр кеше, аз гына булса да, нинди дә булса яхшылык эшләргә сәләтле, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, зур эштә катнашу һәм үз бурычын үтәүче егетләргә ярдәм итү мөһим. Игорь Наумович, бу эш безнең барыбызга да кагыла һәм без авыр минутларда бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, дип өстәде. Ярдәм максималь файдалы һәм гамәли булсын өчен гаилә иң кирәкле әйберләр исемлеген алдан ачыклаган. Көрәк һәм генератор кебек материаллар сугышчыларның көнкүреше һәм кыр шартларында эшләве өчен бик мөһим.
Ярдәм җыюны оештыручылар битараф булмаган барлык район халкын апрель аена планлаштырылган гуманитар йөкне озатуда катнашырга чакыра. Бу үз гражданлык позициясен күрсәтү һәм хәзер ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итү мөмкинлеге. Без бергә тагын да күбрәк эшләр башкара алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia