Званкада чиркәү төзелешенә акча җыю бара
Җәмгыять

Званкада чиркәү төзелешенә акча җыю бара

Инде цоколь каты төзелгән.

Званка авылында күлнең капма-каршы ягында мәчет урнашкан. Ә авылда чиркәү әлегә юк. Ә ул җирле халыкка бик кирәк.

– Биредә элек тә православие динен тотучылар бик күп иде, хәзер дә күп. Һәм бу төзелеш – халыкныкы, – дип билгеләп үтә Питрәч чиркәү округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков.

Инде цоколь каты төзелгән. Монда трапеза бүлмәсе урнашачак, анда чумылдыру һәм престол тантаналары, искә алу трапезалары узачак. Нигездә, җир өстендәге катта келәүләр узачак, әлегә бөтен периметр буйлап биек терәк стена һәм плитәләр тора.

– Ул әле стенасыз, гөмбәзсез булса да, без инде чиркәүдә басып торабыз, – ди Ярослав атакай. – Ходайдан шушы гыйбадәтханәне төзүдә ярдәм итүен, Алла шәмен кабызырга һәм барлык гражданнарыбызның сәламәтлеге өчен шушы урында иман укырга насыйп итүен сорыйбыз.

Изге чарада район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты. Ул хәзер СВО зонасында булган егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын, киләчәктә гыйбадәт кылуларда катнашуларын теләде.

Төп меценат - Петр Королев. Ачыкланганча, ул игелекле эш кенә эшләп калмый, ә үзенең балачак хыялын тормышка ашыра икән.

– Мине Түбән Камада чумылдырганда, гыйбадәтханә территориясендә ниндидер биналар төзелә иде. Һәм шул вакытта, мин дә үскәч шулай ук чиркәү төзиячәкмен, дигән хыял туды, – дип сөйләде ул.

Аның янында кызы Мирослава да бар иде. Ул бу тарихны белә һәм, ниһаять, үзенең изге идеясен тормышка ашыра алган әтисе өчен шат.

Гаилә Званкада инде сигез ел яши. Петрның әтисе биредә җир участогы сатып алган, йорт салган. Матур урын монда чиркәү төзелешенә этәргән. Район җир участогы биргән. Төзелеш битараф булмаган кешеләр акчасына алып барыла: кемдер эшче куллар белән, кемдер финанс яктан ярдәм итә. Инициаторлар “Исемле кирпеч” акциясен башлап җибәрде. Асылы гади: һәр иганәче үзенең исемен, фамилиясен һәм иганә суммасын күрсәтә, аның электрон почтасына сертификат килә. Кирпеч сала башлагач, һәр иганәченең исеме кирпечкә язылачак.

Финанс яктан ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Званка авылы чиркәве приходы
ОГРН 1191690052080
ИНН 1633009387
КПП 163301001
«Банк Заречье» (АО)
БИК 049205772
к/с 30101810900000000772
р/с 40703810501010000002
Түләү билгеләнеше графасына «пожертвование на уставную деятельность», дип язырга.

Барлык сораулар буенча рухани Ярослав Петрущенковка мөрәҗәгать итәргә була: 8-9600-48-73-34. Чиркәү Изге Иоанн Русский һәм апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә изгеләндерелгән.