Питрәч районыннан биш компания юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар рейтингына эләккән
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районыннан биш компания юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар рейтингына эләккән

Антирейтинг лидеры– “Кощак” АХП” ҖЧҖ

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясе машина йөртүчеләре даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза торган оешмаларның антирейтингын төзеде. Исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән.

“Кощак” АХП” ҖЧҖ антирейтинг лидеры булды – 268 хокук бозу очрагы. Шулай ук исемлектә:

  • “Агроторгсервис” ҖЧҖ – 145 хокук бозу очрагы;
  • “СЛС Технология” ҖЧҖ – 115;
  • “СК-БРИКС” ҖЧҖ – 108
  • “СКПанорама” ҖЧҖ – 104.

Әлеге биш оешма юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 740 очрагына юл куйган.

Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.


БДД