Профилактик чара барышында 17 хокук бозу очрагы теркәлгән
"Казан - Шәмәрдән" автомобиль юлында Иске Шигали авылы территориясендә узган "Тоннель" операциясе кысаларында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узды. Аның барышында 17 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында - укылмый торган гомерләр, куркынычсызлык каешын кулланмау һәм башкалар.