Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы октябрьдәге резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде

Бу айда район территориясендә 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның алтысында зыян күрүчеләр бар, һәлак булучылар юк.

Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамис Аллямов соңгы айда булган резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның сәбәпләре турында сөйләде.

КҮП АВАРИЯЛӘР АЛДАГЫ МАШИНАНЫ УЗАРГА ЧЫГУ НӘТИҖӘСЕНДӘ БУЛА

Еш кына шоферларның, соңга калабыз, дип юлда куып йөрүләре һәлакәткә китерә. Алар юл билгеләренә һәм камераларына игътибар итмичә газга баса. Кайвакыт алда хәрәкәт итүче машина йөртүчегә карата түземсезлек күрсәтеп, тиешсез һәм куркынычсыз урында аны узып китә.

– Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып узу кагыйдәләрен бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле маневрлар һәм җәяүлеләрне бәрдерүләр тора, – дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов.

Узган ял көннәрендә Салкын Чишмә авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында шофер зур тизлек белән хәрәкәт иткән, шуның аркасында борылышлы участокта идарә итүне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм башка автомобиль белән бәрелешкән. Ике шофер да тән җәрәхәтләре алган, аларны республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

ҮГЕЗНЕ БӘРДЕРЕП ҮТЕРГӘННӘР

Сирәк булса да юл аркылы кешеләр генә түгел, ә хайваннар да чыга: алар – сукбай этләр, мәчеләр, урман җәнлекләре – пошилар, кабаннар һәм хәтта мөгезле эре терлекләр дә булырга мөмкин. Күптән түгел полиция бүлегенә Казан-Шәмәрдән автоюлындагы кюветта поши ятуы турында хәбәр килә. Соңрак аның үгез булуы ачыклана.

Хайван хуҗасының исеме билгеле, аңа күп тапкырлар терлекләрен караусыз йөртмәскә кушып кисәтүләр ясаган булганнар инде. Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев билгеләп үткәнчә, бу инде беренче очрак түгел, һәм хуҗага элек тә штраф салынган булган.

Үгезне бәрдергән кеше машинаны шул урында калдырып китеп барган. Шоферны тапканнар, ул исерек хәлдә булган.

Бу айда руль артында 7 исерек машина йөртүче ачыкланган. Гадәттә, аларга 30 мең сум штраф һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы бирелә. Ләкин кайберәүләрне бу гына туктатмый. Исерек килеш кабат рульгә утыручыга карата җинаять эше кузгатырга, мәҗбүри эшкә билгеләргә, хәтта төрмәгә утыртырга да мөмкиннәр.


МӨҺИМ

6 ноябрьгә кадәр районда “Көзге каникуллар” профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында балаларның юлларда иминлегенә игътибар ителәчәк, рейдлар үткәрү планлаштырыла. Тәүлекнең караңгы вакытында баланың киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга, 14 яшькә кадәрге балаларга юл аркылы ата-аналар озатуында чыгарга киңәш ителә. Балаларыгызның исенә юл хәрәкәте кагыйдәләрен мөмкин кадәр ешрак төшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД