Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

30 июльдә Питрәчтә «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак

Күпләр яратып өлгергән традицион активлыклар тамашачылар алдында яңартылган яктан күрсәтеләчәк.

30 июльдә Питрәч наратлыгында 7 нче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Быел фестиваль милли мәдәният һәм традицияләр елына багышлана, шуңа күрә чарада район территориясендә яшәүче халыкларның милли колоритына басым ясалачак.

 

Фестиваль кунакларын Россия төбәкләреннән килгән осталар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе каршы алачак. Монда агачтан, тиредән, ротангтан, джуттан, табигый таштан эшләнгән әйберләр, шулай ук тукыма уенчыклар һәм интерьер бизәкләре, бижутерияләр, косметика һәм сувенир продукциясе сатып алырга мөмкин булачак. Берничә мастер традицион милли һөнәрләр һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар әзерли. Һәм, әлбәттә, Питрәч керамик кәсебе буенча мастер-класс булачак: балчыктан савыт-саба ясап, аны милли орнаментлар белән бизәргә мөмкин булачак.

Питрәч районы кошчылык белән дан тота, шуңа күрә «Ско-ко – парк» танып-белү мәйданчыгы күп кенә төр кошларны тәкъдим итәчәк: тавыклар, казлар, күркәләр, шулай ук куяннар, сурикатлар, шиншилла, янут, ташбака, попугай, эублефар, төрле төстәге чебиләр һәм тавыклар.

Фестивальне оештыручылар район белгечләре өчен танып-белү викторинасы әзерли, Анда безнең төбәкнең ташландык авыллары, истәлекле урыннары, мәдәни һәйкәлләре һәм танылган кешеләре турында күп яңа мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Театральләштерелгән формада катнашучыларны безнең иң атаклы якташыбыз, шагыйрь һәм мәгърифәтче – Мәүлә Колый каршы алачак. Җиңүчеләр бүләкләр – сувенир продукциясе алачак.  

Фестиваль кунаклары төрле халыкларның иң популяр ризыклары белән сыйлана, шулай ук традицион ризыклар нигезендә төрле яңа ризыклар әзерләү серләрен белә алачак. Шулай ук пешекчеләр гильдиясе кунакларны сыр пешерүнең төрле технологияләренә өйрәтәчәк.

Фестиваль районның яшь артистлары һәм хореография коллективлары – Россия һәм Халыкара иҗади конкурсларда җиңүчеләр катнашында матур пролог белән ачылачак. Аннан соң мәйданга уеннарда катнашучылар – Татарстан районнарыннан иң җитез, кыю егетләр һәм кызлар чыгачак. Фестивальнең иң көчле кунаклары өчен шулай ук яхшы приз фонды белән бер кызыклы көч конкурсы әзерләнә. Ә иң җитезләр традицион фестиваль күңел ачуында – таба тотып йөгерүдә ярыша алачак һәм җиңгән очракта иске табаны яңага алмаштыра алачак. 

Балалар өчен күп кенә мастер-класслар, халык уеннары, күңел ачулар һәм танып-белү мәйданчыклары оештырыла, анда тимерче эшен күрергә яки тукыма җитештерү белән шөгыльләнергә, төбәкнең борынгы тарихын белергә, археологик табылдыклар белән танышырга, халык костюмы тарихын һәм төрле халыкларның традицияләрен өйрәнергә мөмкин булачак.

Фестиваль Мәдәни инициативалар фонды һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса