Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ике питрәчле «Сәмрух» премиясенә лаек булды

Илнара Фәхреева «Елның өлкән әйдәманы», ә Исламия Сафина «Ел кулдашлары - ел әйдәманы» номинациясендә җиңде

Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында "Сәмрух" VIII Еллык премиясен тапшыру тантанасы узды.

Питрәч районы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илнара Фәхреева «Елның өлкән әйдәманы» номинациясендә җиңде һәм «Казан ачык талантлар университеты 2.0»дә стажировка үтү мөмкинлегенә ия булды.

Илнара Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Ул сценарийлар яза, районыбыз чараларын алып бара, балаларга хореография өйрәтергә хыяллана. 


Шәледән Казан федераль университеты студенты Исламия Сафина «Ел кулдашлары - ел әйдәманы» номинациясендә лауреат булды.

Укудан буш вакытта Исламия "Сәләт - Яшел Үзән" һәм "Сәләт-Осиново" клубларында кураторлык итә.   

Премия Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелды һәм оештырылды. Премиянең максаты - сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, бергәлек әгъзаларының, партнерларның, проект авторларының һәм оештыручыларның казанышларын тану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса