Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләр эшне һәм хоббины ничек берләштерә алулары турында сөйләделәр

Яшьләр үзләренең мавыгулары һәм шөгыльләре белән таныштырдылар

Ленино-Кокушкинода “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗатының еллык ачык республика телевизион фестивале узды. Анда районның төрле оешмаларыннан һәм учреждениеләреннән иң актив, иҗади һәм талантлы хезмәткәрләр катнашты.

Дилфүзә Матчанова, Колай

– Тамашачылар өчен мин милли күлмәк һәм бизәкле түбәтәй киеп үзбәк биюен башкардым. Безнең мәдәният йорты җитәкчесе номерны әзерләргә ярдәм итте. 20 яшькә кадәр мин Үзбәкстанда яшәдем. Кечкенә чагында ук бию белән мавыктым. Аннары илдән киттем, инде 10 ел Колайда яшим. Минем өч балам бар, иң кечкенә балама – кызым Ясминәгә сигез ай. Мин декрет ялында, ләкин мине фестивальдә катнашырга чакырдылар һәм мин ризалаштым. Мин инде өченче тапкыр катнашам. Үз номинациямдә икенче урынны алдым. Һәр халыкның биюе үзенчәлекле, үзебезнең музыканы ишетүгә үзеннән-үзе биисе килә башлый, күңелем күтәрелә, җанга рәхәт була.


Булат Әюпов, Көек

– Мин “Алгоритм” технология лицеенда педагог-оештыручы булып эшлим, анда бер ел элек урнашкан идем. Сәхнәдә композитор Рөстәм Яхинның татар җырын башкардым. Һөнәрем буенча музыка укытучысы. Яшьтән үк музыка уен коралларында уйнарга яраттым: фортепиано, гитара. Мондый иҗатка мәхәббәтем гаиләмнән килә. Әни һәм әти, әби һәм бабай, туган апа барысы да музыкантлар. Әле атларда халык көрәше – аударыш белән шөгыльләнәм, быел Татарстан чемпионатында икенче урынны яуладым. Мәктәптә чүлмәк ясау сәнгате түгәрәге алып барам. Балалар белән конкурста катнашырга әзерләнәбез. Фестивальдә беренче тапкыр катнаштым, беренче урынны алдым, шулай итеп Казанда узачак киләсе этапка чыктым.

Зарина Яббарова, Царево

– Минем репертуарымда төрле җырлар бар. Фестивальдә чыгыш ясау өчен иҗади номер әзерләгәндә, Россия турында патриотик әсәргә игътибар иттем. Ул моңлы, аны башкару да җиңел, әмма шул ук вакытта ул тирән эчтәлекле. Нәтиҗә – беренче урын. Сәхнәгә кызым Амира белән чыктык, аңа алты яшь. Ул минем кебек, мин дә балачактан җырларга омтылдым, үзлегемнән өйрәндем. Авылдагы шәхси балалар бакчасында методист булып эшлим, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күзәтәм. Царевода биш ел яшибез, анда Әлмәттән күченеп килдек. Теләк һәм илһам булганда һөнәри эшчәнлек һәм хоббины бергә алып барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса