Библиофест 27 май көнне 17 сәгатьтә Яшь өйләнешүчеләр паркында узачак.
Иртәгә питрәчлеләр "Укы! Горурлан! Мәдәниятеңне ярат!" фестивалендә Татарстан халыкларының күптөрле мәдәнияте белән таныша, милли ризыкларны татып карый, уеннарында, викториналарда, мастер-классларда һәм бәйрәм лотереясында катнаша алачак.
Бәйрәм лотореясында катнашырга теләүчеләргә үзләре белән бердәм уку билетын алып килергә кирәк, ә ул булмаган очракта, аны фестиваль барышында ясатырга мөмкин булачак (моның өчен паспорт кирәк).