Питрәчлеләрне кышны озатырга һәм язны каршы алырга чакырабыз
Районның күп кенә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бу ял көннәрен җырлап-биеп, коймаклар белән сыйланып үткәрәчәк. Чөнки Май чабу бәйрәме килеп җитте.
Шул уңайдан, барлык питрәчлеләр иң якты, шатлыклы бәйрәмне бергәләп билгеләп үтү өчен наратлыкка җыелачак.
Май чабу күңел ачулары бу якшәмбедә наратлыкта 11 сәгатьтә башланачак.
Бәйрәм кунакларын кызыклы мәдәни программа көтә. Балалар да, олылар да төрле конкурсларда, эстафеталарда һәм ярышларда катнаша алачак. Моннан тыш, әлбәттә инде, һәркемне хуш исле тәмле коймаклар белән сыйлаячаклар.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа