Питрәчтә узачак Яңа ел чаралары программасы билгеле булды
Район учреждениеләре коллективлары кабат үзләрендә Яңа ел кәефе булдыра башладылар.
Оешмалар янында көн саен кардан ясалган Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары сыннары барлыкка килә. Инде Яңа ел чараларын үткәрү планы да билгеле булды.
Яңа ел бәйрәмнәре һәркемне, хәтта иң җитди, олы кешене дә балачакка кайтара, яңадан-яңа тәэсирләр бүләк итә ала. Моңа җаваплы булган оешмалар безгә бик күп сюрприз әзерли.
Шулай итеп, активистлар, яхшы билгеләргә генә укучылар, спортчылар, республика конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары өчен комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак район башлыгы чыршысы 22 декабрьдә, 15 сәгатьтә башланачак.
Быел балалар шәһәрчегендәге үзәк район чыршысы үзенең утларын 23 декабрьдә, 16 сәгатьтә кабызачак.
Ә ятим, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы һәм асрамага бала алган гаиләләрдән булган балалар өчен Раштуа чыршысы традицион рәвештә 5 гыйнварда, 10 сәгатьтә башланачак.
Кышкы каникуллар чорында, балалар шәһәрчеге питрәчлеләрне көн саен 12дән алып 14 сәгатькә кадәр төрле кызыклы программалар белән сөендереп торачак. Инде 2 гыйнварда питрәчлеләрне "Исәнме, Яңа ел", 3 гыйнварда - "Яңа ел сандыгы", 4 гыйнварда - "Кышкы уен-көлкеләр", 5 гыйнварда - "Әй син, кыш", 6 гыйнварда - "Яңа ел серпантины", 7 гыйнварда - "Раштуа әкиятләре" чаралары көтә. Яңа ел тамашалары һәрбер авыл җирлегендә дә үтәчәк.
Ә 13 гыйнварда 16 сәгатьтә балалар шәһәрчегендә урнашкан чыршыдагы утлар сүнәчәк һәм без әлеге могҗизалы бәйрәм белән саубуллашачакбыз.
Без барыбыз да ел ахыры һәм ел башында, бернигә дә карамастан, әкияткә ышанабыз, Яңа ел могҗизасын көтәбез. Ә әлеге искиткеч вакытта әкият бит һәрвакыт янәшә. Кышкы каникуллар вакытында балалар шәһәрчегендә узачак чараларга килегез һәм сез тормышта могҗизаларның көн саен булганлыгын тоярсыз.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа