Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Галина Чукурова: «Балаларның фән белән кызыксынуларын вакытында күреп алырга кирәк»

Галина Чукурованың бабасы мәктәп директоры була. Шуңа күрә дә Галина Илгизовна уйлап та тормыйча, педучилищены сайлый, соңрак татар филологиясе юнәлеше буенча югары уку йортын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген туган авылы Кибәчтә башлый, өч елдан соң Шихазда мәктәбенә, 1998 елда Питрәчнең беренче мәктәбенә күчерелә. Ул урта һәм югары сыйныфларга татар теле һәм әдәбияты укыта. Моннан тыш, олимпиада хәрәкәте белән дә шөгыльләнә. Аның укучылары ел саен республика олимпиадасы призерлары булалар. Әле ул Казанга популяр «Тамчы шоу» телевизион тапшыруына баруны оештыру белән шөгыльләнә. Балаларга бу бик ошый.
Галина Чукурова грант эше буенча эксперт. Үзе дә берничә тапкыр ярдәм ала һәм төрле проектларны тормышка ашыра. Мәсәлән, узган ел татар теле укытучыларына ярдәм итү буенча грант алган иде. Коллегалары белән берлектә дистанцион укыту өчен контент булдырганнар. Хәзер бу материаллар Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган һәм һәр укытучы аларны үз дәресләрендә куллана ала.

Балалар туган телләренә тартыла. Дәресләрдә без һәрвакыт татар телендә сөйләшәбез. Әмма балаларның фән белән кызыксынуларын вакытында күреп алырга һәм үстерергә кирәк, - дип саный укытучы.

Ул «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, Россия Федерациясенең Мактау грамотасына ия. 

Монда тукталырга җыенмыйм. Алда яңа казанышлар көтә, - ди ул елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса