Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф министрлыгы башлыгы көмеш медальнең укырга кергәндә ничә балл бирүен аңлатты

Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.

Югары уку йортларына кергәндә көмеш медаль абитуриентка икедән өчкә кадәр өстәмә балл бирәчәк.

Чыгарылыш сыйныф укучысына көмеш медаль ничә балл китерәчәге хакында йомгаклау карарын ведомствода быелның 1 сентябренә кадәр кабул итәчәкләр. Яңадан торгызылган бүләкне ел йомгаклары буенча бер яки ике «4ле» алучы укучыларга тапшырачаклар.

Тышкы яктан көмеш медаль алтынга охшаган, аннан төсе белән генә аерыла. Бер ягында «Укуда аерым уңышлары өчен» дип язылган, уртасында ачык китап, ә аста лавр ботагы сурәтләнгән. Икенче ягында ил гербы төшерелгән һәм «Россия Федерациясе» дигән язу урнашкан.

Көмеш медаль өчен — зәңгәр, ә алтын медаль өчен кызыл тышлык каралган. Тышлыкта, медальдәге кебек үк, Россия гербы сурәтләнгән.

Алтын медальләрне «бик яхшы» билгеләренә генә укыган һәм рус теле һәм математика буенча имтиханнарны уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларына тапшыралар. Сайланган югары уку йортына карап, бердәм дәүләт имтиханнарында алганнарына өстәп, ул 10 балл бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса