Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районы балалар бакчаларында белем бирү треклары уза

Алар тәрбиячеләрнең эш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Район балалар бакчаларында белем бирү треклары сериясе башланды. Питрәчнең «Кыңгыраучык» һәм «Кояшкай» балалар бакчаларында дәресләр төзү методикасы, балаларның дәресләрдә кызыксынуларын активлаштыру, инициативаны хуплау һәм башка темалар буенча белем бирү трекларының беренче сериясе узды.

Питрәч районының "Каенкай", Кощакның "Теремок" һәм Шәленең "Тургай" балалар бакчасында белем бирү эшчәнлегендә нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр куллану темасына белем бирү трекларының икенче сериясе узды.

Бу белем бирү треклары бик мөһим, алар педагогның грамоталылыгын арттыралар, яшь педагоглар белем бирү процессының максатларын һәм бурычларын дөрес билгеләргә өйрәнә. Уку елы ахырына кадәр педагогның һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән тагын 3 белем бирү треклары сериясе планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса