Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанның тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагоглар арасында питрәчле дә бар

Аларны "Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" Республика һөнәри осталык конкурсы финалы кысаларында билгеләделәр.

23-24 мартта Казанда "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" Республика һөнәри осталык конкурсы финалы булып узды. Финалда барлыгы 90 белгеч катнашты. Питрәч районы балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Елена Галәветдинова финалист дипломы белән бүләкләнде.
Конкурс сынаулары программасында ""Тәрбия серләре" визит карточкасы", укучылар белән ачык дәресләр, видеороликлар конкурсы, тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә программалар һәм проектлар яклау булды.
Йомгаклау сынавы булып, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов катнашында "Тәрбия: киләчәккә караш" дип аталган "түгәрәк өстәл" саналды. Татарстан Республикасы тәрбия системасында төп мәсьәләләр буенча фикер алушада сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-психологлар - һөнәри осталык конкурсы финалчылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса