Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Профилактика чаралары төрле була

Кызганыч, кайбер төбәкләрдә бу чорда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кискен арткан. Татарстанда гыйнвар ахырына эпидемия чиге дәрәҗәсен узмады. Безнең районда бу уңайдан хәлләр ничек тора, питрәчлеләр авыру йоктырудан саклану һәм авыруны киметү максатыннан нинди профилактика чаралары күрә? Без статистиканы ачыклау өчен сораштыру үткәрдек.

Грипп – сулыш юлларының кискен инфекцион авыруы, ул кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) группасына карый. Нигездә, ул кышын киң тарала, чөнки ул салкын вакытта активлаша. Һава-тамчы юлы белән күчә.
Вконтакте “Пестрецы СМИ”группасында безнең рәсми биттә тәкъдим иткән гриппка каршы профилактика чаралары темасына багышланган сораштыруда 160 питрәчле катнашты. Сораштырылган кешеләрнең күбесе бернинди чаралар да күрми икән, алар “Бернәрсә дә эшләмим” дигән пунктны сайлады.
- Сәламәтлеккә җитди карарга кирәк, хәтта үз иммунитетын нык дип исәпләгән кешеләргә дә. Вирустан саклануга гап-гади кагыйдәләрне үтәү дә зыян итми – кулларны еш юып йөрү, кеше күпләп җыела торган урыннарга бармау, файдалы азыклар: яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар ашау файдалы, - дип киңәшләрен бирде Питрәч район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Татьяна Вавилова.
Сораштыруга килгәндә, күп кенә кешеләр суган, сарымсак һәм башка файдалы продуктлар ашауларын билгеләп үткән. Бу икенче популяр җавап булды. Сораштыруда катнашкан 160 кешенең 25е генә кулларын еш юып йөри икән. Шул кадәр ук кеше өендә дымлы җыештыру үткәрә һәм күп вакытларын саф һавада үткәрә. Авыру ияртмәс өчен кеше күпләп йөри торган урыннарга бармаучылар сораштырылганнар арасында бары тик 12 кеше генә.
Профилактика максатыннан, узган елның ноябреннән Питрәч район үзәк хастаханәсендә грипптан 13708 питрәчле прививка ясаткан, шулардан 9078е олылар һәм 4630ы балалар. Әгәр 21 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр 75 ОРВИ очрагы ачыкланган булса, узган атнада - 110 очрак, шулардан 58е балаларда, 52се олыларда. Күптән түгел Көек авылында ике балада (2012 елгы һәм 2016 елгы) дуңгыз гриппы ачыкланган. Пациентлар Казан шәһәренең республика инфекцион хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Ачыкланганча, аларның берсенә дә прививка ясалмаган булган. Бу монда хәлиткеч роль уйнаган да, көзен ясалган вакцина А (H1N1) гриппы вирусыннан саклый, авыруларда әлеге грипп вирусын табалар да инде.
Татьяна Вавилова сүзләренә караганда, вакцинация – саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Прививка ясатырга өлгермәгәннәр һәм ясатырга теләмәгәннәргә эпидемиолог шәхси гигиена, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәргә, авыру кешеләр янында булмаска, һава торышына карап киенеп йөрергә киңәш итә.
Әгәр температурагыз кинәт күтәрелә икән, димәк сездә грипп. Температура 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Ул вакытта калтырата, баш авырта, мускуллар авырта, күз алмалары авырта, бөтен тән буенча буыннар сызлый, көчле ютәл күзәтелә. Әгәр авырту йоктыруыгызда шик бар икән, ашыгыч рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Иң яхшысы, өйгә ашыгыч ярдәм машинасын чакырту, чөнки авырганда урында гына ятарга кирәк, һәм әлбәттә инде әйләнә-тирәдәгеләргә вирус ияртмәс өчен. Грипптан аермалы буларак, ОРВИ симптомнары акрынлап барлыкка килә, тән температурасы куркыныч чиккә җитми, җиңелрәк формада үтә, ул шунысы белән куркыныч, ул бактериаль пневмониягә, бронхитка, трахеитка, менингитка һәм башка катлаулануларга китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса