Татарстанлылар онкологларда бушлай тикшеренү үтә ала
Республиканың клиник онкология диспансерында 18-22 сентябрь көннәрендә Татарстан халкына бушлай консультация алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кабул итү алдан язылу буенча алып барылачак. 8 (843) 525-73-92 телефоны аша 15 сентябрьгә кадәр алдан язылып кую мөмкинлеге бар. http://www.tulachi.ru/
http://www.tulachi.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа