Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чыты авылында итекле хоккей буенча дүртенче ачык турнир узды

Һәр авыл малае хоккейны итек киеп уйнады

Чыты авылында итекле “Шаян хоккей” буенча дүртенче ачык турнир узды. Кәшәкәләре тал яки өрәңге агачыннан ясалган, алкалар урынына теннис туплары, аякларында итек, ә башларында колакчынлы бүрек. Бу турнир уенчыларының формасы шундый булырга тиеш.

– Бу турнирның төп идеясе – ата-бабаларыбызның традицияләрен саклау һәм аларны яшь буынга тапшыру. Бу турнир гына түгел, ә күршеләр белән очрашу һәм дусларча аралашу өчен сәбәп, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов ярышта катнашучыларны сәламләгәндә.

Турнирга республиканың биш районыннан алты команда килде.

– Район тарихында бу итекле хоккей буенча дүртенче турнир. Беренче турнирларны без районның финанс ярдәме белән үткәрдек, узган ел якташыбыз, танылган көрәшче Вакиф Тимербаев спонсор булды. Быел мин барлык чыгымнарны үз өстемә алдым. Традицияләр саклануын телим, бабаларыбыз да шундый хоккей уйнаган. Без үзебез мәктәптән соң Мишәгә йөрдек, бер кулыбызда – кулдан ясалган таяк, икенче кулыбызда – көрәк иде. Башта карны чистарттык, аннары төнгә кадәр итекләр киеп хоккей уйнадык. Балаларның телефоннардан аерылып торуларын, үзләре өчен кызыклы шөгыль уйлап табарга, нәрсәдер эшләргә мөмкин булуын күрүләрен телим. Ата-аналарның тимераяклар сатып алып, машинага утыртып боз сараена алып баруларын көтеп утырырга кирәк түгеллеген аңлауларын телим, – дип сөйләде турнирны оештыручы, Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.

Кукмара районының Саз-Тамак һәм Чишмәбаш авылларыннан берьюлы ике команда килде.

– Үзебезнең авылда без шулай ук ел саен итекле хоккей турниры үткәрәбез. Тәҗрибә уртаклашырга килдек. Мондый хоккей һәр авыл егетенә якын, – дип билгеләп үтте Фәнис Гәрәев.

“Шаян-хоккей”ны карарга, катнашучылар өчен җан атарга авылның карты да, яше дә җыелды, күпләр гаиләләре, балалары белән килде, мәйданчыкта бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Турнирда катнашучыларны учакта әзерләнгән кайнар төшке аш, мичтә пешкән коймаклар һәм самавырда кайнатылган хуш исле чәй белән сыйладылар.

– Балачакта, барлык малайлар кебек үк, нәкъ шулай хоккей уйнап үстек. Чытыга кунакка Миннур Шәмсетдинов чакыруы буенча килдек. Кунакчыллыгы, сыйхөрмәте өчен рәхмәт аңа. Без аралашудан рәхәтлек табабыз һәм уеннан ләззәт алабыз, – дип билгеләп үтте Биектауның Суксу авыл җирлеге командасы капитаны Рамил Низамиев.

– Без ел саен Питрәч районы турнирында катнашабыз. Чыты белән безне күптәнге дуслык бәйли, күчмә кубок узган ел бездә сакланган иде, – дип билгеләп үтте Теләче районы Алан авылы командасы капитаны Гаяз Кашапов.

Нәтиҗәләр

Финал уеннары барышында җиңүчеләр билгеләнде. Кукмара районының Саз-Тамак авылы командасы өченче урынны алды, икенче урында – Теләче районы Алан авылы егетләре, беренче урында – Биектау районының Суксу авылы командасы. Турнир призерларына дипломнар һәм медальләр тапшырылды, барлык катнашучылар бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше