Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кышкы каникуллар вакытында Питрәчтә традицион көрәш турниры булып узды

Турнир өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланды.

Кышкы каникуллар вакытында комплекслы спорт мәктәбе залында өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланган традицион көрәш турниры булып узды.

Алтынчы турнирга Яшел Үзән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Мәскәү (Казан) һәм Питрәч районнарыннан илледән артык яшь көрәшче җыелды. Узган елларда безнең район көрәшчеләре  генә  көч сынашса, быел турнир республика күләмендә үтте. 

Көчле көрәшчеләр күп җыелганда, турнир, әлбәттә, кызыклырак  үтә. Яшь көрәшчеләр үзләренең бар  осталыкларын күрсәтте. Келәмдә һәр бил алыш киеренке узды. Беркем дә җиңелергә теләмәде. Әмма спортта, билгеле булганча, һәрвакыт иң көчлеләр җиңә. 
Тантаналы ачылыш вакытында яшь спортчыларны безнең танылган көрәшчеләребез, күп кенә малайларның кумирлары хөрмәтләделәр.  Районның ир-атлар җыелма командасы Мөнирнең әтисе Мансур Мәхмүт улына истәлекле бүләк тапшырды. Сүз уңаеннан, турнирга нигез салынганнан бирле безнең көрәшчеләр ярышларның инициаторлары һәм спонсорлары булып торалар. 
Һәм менә турнирның баш хөкемдары, дөнья чемпионы, төрле турнирларда күп тапкырлар җиңүче Фәрхәт Фәйзуллин ярышларның башлануы турында игълан итте. Көрәшләрне иң яшь көрәшчеләр ачты. Биредә икенче мәктәптән Айрат Нуриев җиңү яулады. Турнирның башка яшь һәм авырлык категорияләрендә җиңүчеләре: Алексей Малов (икенче мәктәп), Камил Әбдрәфиев, Инсаф Миңнуллин, Булат Әбдрәфиев (барысы да Лаештан), Инсаф Сөнгатуллин (Ленино-Кокушкино), Илзат Рахманов (Мәскәү районы), Әлфир Зиннуров, Гадел Сафин (икесе дә Мамадыштан).
Барлык призерлар да истәлекле призлар, Мөнир Сөнгатуллин сурәте төшерелгән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. 
Тагын бер традицион приз – велосипед, ул ел нәтиҗәләре буенча районның иң өметле яшь спортчысына тапшырыла. Быел ул берничә спорт төре буенча район җыелма командасы әгъзасы, биатлон буенча республика ярышлары призеры, ленинококушкинолы Азат Галиәхмәтов булды. Бу турнирда Азатка җиңүгә бер адым гына калды. Ул финалда кискен көрәштә Мамадыштан килгән көндәше Әлфир Зиннуровка оттырды.
Бу көнне катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, ярышлар ахырында лотерея билетлары уйнатылды, алар ярышлар башланыр алдыннан таратылган иде. Шулай ук барлык катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды. 

Мин Мөнир белән бергә район һәм республика ярышларында катнаштым, - диде Ленино-Кокушкинодан Алик Мортазин, - менә бүген унбер яшьлек улым Денисны алып килдем. Бүген ул призлы урын яулый алмады, ләкин барыбер көрәштән канәгать калды.  

Ярышларга нәтиҗә ясап, комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин күрше районнардан килгән көрәшчеләр катнашында мондый ярышлар балалар спортын үстерү өчен бик файдалы, бигрәк тә көрәштә, дип ассызыклады. Әмма шунысы кызганыч, турнирда район үзәгендәге беренче һәм икенче мәктәп һәм Ленино-Кокушкино командалары гына катнашты.
Яшь спортчылар һәм аларның тренерлары турнирны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше