Футзал, хоккей һәм волейбол турында
Футзал. Лидерлар көчлерәк
Авыл яшьләре арасында район чемпионатында катнашучылар 12 тур уеннары үткәрделәр.
Җиде уенның берсе генә тигез исәпкә төгәлләнде, «Олимп» һәм «Спарта» 3:3 исәбе белән уйнады. Турнир лидеры «Легион» зур җиңүгә иреште, ул 9:4 исәбе белән аутсайдер «Трудовые резервы»ны җиңде. Узган ел чемпионы «Виктория» шулай ук зур җиңү яулады, ул «Милан»ны 9:0 исәбенә тар-мар итте.
Турның калган уеннары түбәндәге нәтиҗәләрне китерде «Стар» – «Фрейндшип» – 4:2, «Ред Булл» – «Феникс» – 5:1, «Барса» – «Аякс» – 5:2, «Ленино» – «Лайт» – 5:3.
Элеккечә турнир таблицасында иң югарыда «Легион» бара, шәлелеләр 33 очко җыйды. «Ленино» биш очкого калыша, «Виктория»дә – 25. Беренче бишлеккә шулай ук «Барса» һәм «Аякс» керә, алар 24әр очко җыйды.
Чемпионатның иң яхшы бомбардиры – Андрей Тиханов («Ред Булл»), аның 42 баллы (32 гол+10 гол пасы) бар. Аны Сергей Одинцов («Виктория») куып җитте диярлек – 40 балл (27+13).
Хоккей. Коры исәп белән җиңелделәр
«Питрәч-2010» командасы Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында чираттагы уеннар үткәрде.
Ул үз бозында турнир лидерларының берсе – «Динамо» (Казан) белән очрашты һәм ике матчта да 0:8 һәм 0:1 исәбе белән оттырды.
Кукмарада 2013 елда туган яшүсмерләр арасында ТР Хоккей федерациясе республика турнирының икенче этабы уеннары узды. «Пестрецы-2013» командасы «Заря»ны (Ижау) – 3:1 һәм «Лесные пчелы»ны (Алабуга) – 8:1 исәбенә җиңде, әмма «Умка»га (Ижау) 2:5 исәбенә оттырды.
Волейбол. Барлык уеннар да 2:0 исәбе белән тәмамланды диярлек
Авыл яшьләре арасында район чемпионатында өченче тур уеннары башланды.
Бер уен тай-брейкта тәмамланды, «Янцевары» командасы 2:1 исәбе белән «Факел»ны (Күн) 2:1гә отты. Калган уеннар 2:0 исәбе белән тәмамланды, «Легион» (Шәле) якташлары «Юниор»ны, «Старое Шигалеево» «Кулаево»ны, «Богородское» – «Кобяково»ны җиңде.
Беренче урында Шәленең «Легионы» бара, ул 36 очко җыйды, икенче урында Питрәчнең «Олимп» командасы – 33 очко, питрәчлеләр бу турда ял итте. Өченче урында – «Кулаево» – 32, дүртенчедә – «Старое Шигалеево» – 29, бишенче урында – «Факел» – 26, алтынчы урында – «Янцевары» – 25, җиденче урында – «Богородское» – 18, алардан бер очкога «Кобяково» калыша – 17. «Юниор» турнир таблицасын яба – 9 очко.