«Феникс-1» ике җиңү яулады, «Феникс-2» - тигез исәпкә уйнады

«Феникс-1» һәм «Феникс-2» командалары (тренерлары — Сабир Янов) Казанда берничә иптәшләрчә уеннар үткәрде.
«Феникс-1» ике тапкыр «Волна-1» командасын җиңде – 12:7 һәм 13:11. Ә «Феникс-2» беренче уенны «Волна-2» командасына 4:8 исәбе белән оттырды, ә икенчесендә тигез исәпкә уйнады – 8:8.