Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч хоккейччылар чемпионатны ышанычлы җиңүдән башладылар

Безнекеләр Байлар Сабасы командасын оттылар

Фото: ©️ Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

Ир-атлар командалары арасында хоккей буенча ПЛХЛ даими чемпионаты башланды. Кубок өчен 12 команда көрәшәчәк.

Бер еллык тәнәфестән соң турнирда яңадан «Пестрецы» уйный (тренер Виктор Сорокин). Безнең команда составында 2006 елгы яшүсмерләр чыгыш ясый, алар язын Татарстан беренчелегендә ике тапкыр көмеш призер булдылар.

Чемпионатны безнең хоккейчылар ышанычлы җиңү белән башладылар. Алар «Питрәч-Арена» боз сараенда Байлар Сабасыннан «Тимерхан»ны 4:0 исәбе белән оттылар. Данил Воркунов ике, Илназ Миңнуллин һәм Альмир Дәминов берәр алка кертте, Сабир Янов өч гол пасы бирде.

Киләсе уенны питрәчлеләр 20 октябрьдә Казанда «Смена» белән уйнаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше