Питрәчнең яшь футболчылары призлы урыннар яулады
Спорт

Питрәчнең яшь футболчылары призлы урыннар яулады

Беренче май яллары спортчылар өчен уңышлы булды.

Питрәчнең «Виктория» футбол командасы берьюлы ике турнирда үзен бик яхшы күрсәтте. 

Биектауда «Бердәмлек кубогы»нда 2015-2016 елгы балалар алтын алдылар, ә 2013-2014 елгы өлкән иптәшләре пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. 2012-2013 елгы «Виктория» дә Иннополиста «Иннолига» турнирында бронза алды. 

Роман Нечаев һәм Самат Ситдыйков турнирның иң яхшы бомбардирлары дип танылды, Мөслим Заһидуллин – команданың иң яхшы уенчысы, Игнат Игнатьев – иң яхшы һөҗүмче. Егетләрнең тренерлары Сергей Одинцов. 

Ата-аналар балаларының уңышлары белән горурланалар, алда әле яңа ярышлар. Команда костюмнар сатып алуда һәм транспорт белән тәэмин
итүдә ярдәм итү өчен иганәчеләр эзли.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше