Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчнең икенче мәктәбендә шахмат-шашка турниры узды

Яшь шахматчылар көч сынашты

Питрәчнең икенче мәктәбендә шахмат-шашка турниры узды. Анда төрле яшьтәге мәктәп укучылары көч сынашты, якынча 60 кеше җыелды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә кушылды.

Шахмат һәм шашка элек-электән балалар өчен иң файдалы уеннарның берсе санала. Алар үз адымнарын алдан уйларга, игътибарлы булырга өйрәнәләр. 

- Кагыйдәләр гади, олимпия системасы буенча уйныйбыз. Оттыручы китә, - дип аңлатты ярышлар судьясы,  физкультура укытучысы Рөстәм Кабилжанов.

Ул билгеләп үткәнчә, балалар дәресләрдә дә, махсус шахмат түгәрәгендә дә әлеге логик уенны өйрәнәләр.

– Мин инде җиңдем, - диде шатланып өченче сыйныфтан яшь уенчы Алинә Хәкимова. - Өйдә әтием яки әнием белән, ә мәктәптә укытучылар белән шөгыльләнәм. Шахмат уйнау ошый, алар акыл һәм логиканы үстерәләр, – дип саный мәктәп укучысы.

Мондый турнирны районда бер үк вакытта өч мәгариф учреждениесендә – Питрәчнең беренче һәм икенче мәктәпләрендә һәм Пановка авылында оештырдылар. Ул хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Сергей Кравчина, Сергей Харламов, Вячеслав Казаков истәлегенә багышланган иде. Ярышларны тантаналы ачу вакытында катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталарга чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше