Яшь көрәшчеләр тугыз авырлык категориясендә көч сынашачак.
17 февральдә Питрәч авылы комплекслы спорт мәктәбенең спорт залында милли көрәш буенча республика ярышлары узачак. Анда 2010-2011 елгы егетләр катнашачак, алар тугыз авырлык категориясендә көрәшәчәк.
Чара СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин истәлегенә багышлана. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.