Питрәчтә республиканың иң көчле көрәшчеләре җыелачак
Келәмгә 2007-2009, 2010-2012 елгы егетләр чыгачак.
Шимбә көнне, 1 апрельдә, спорт мәктәбе залында көрәш буенча 24 нче ачык турнир узачак. Келәмгә 2007-2009, 2010-2012 елгы егетләр чыгачак. Ир-атлар һәм кече егетләр өч авырлык категориясендә, олырак егетләр дүрт үлчәү категориясендә көрәшәчәк.
Турнир армрестлинг буенча Россиянең спорт мастеры, милли көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышлана.
Ярышлар 10 сәгатьтә башлана. Программада концерт номерлары булачак, буфетлар эшләячәк.
Керү бушлай. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа