Питрәчтә спортчыларны, тренерларны һәм ветераннарны котладылар
Аларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Ел саен августның икенче шимбәсендә илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне массакүләм ярышлар, турнирлар оештырыла.
Питрәчтә календарьдагы датага багышланган тантаналы чара узды. Район хакимиятенең зур залында спорт ветераннарын, тренерларны, спортчыларны, активистларны һәм хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Аларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ ↓
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа