Аларны өч дисциплина буенча ярышлар көтә
Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының II этабына старт бирелде. Питрәч районы данын Кирилл Демаков һәм Рәмис Шәйхмәтов яклый.
Спортчыларны «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Физалия Никитина озата йөри.
Турнирны ТР Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды оештыра.
Катнашучыларны өч дисциплина буенча ярышлар көтә: волейбол (классик); волейболны утырып уйнау; пауэрлифтинг.
Кубокта республиканың 29 шәһәр һәм районыннан барлыгы 120дән артык көрәшче катнаша. 15 команда көч сынашачак.