Питрәч хоккей командалары өчен уңышлы атна
Шушы көннәрдә безне командалар республика турнирларында алты матч үткәрде. Аларның бишесендә питрәчлеләр җиңүгә иреште.
Татарстан беренчелеге кысаларында, "Пестрецы-2006" командасы ике зур җиңүгә иреште.
Башта безнең яшь хоккейчылар үз бозларында көндәшләрен - "Челны" командасын 7:0 исәбе белән тар-мар итте. Бу уенда Илмир Даминов көндәшләре капкасына дүрт, Никита Ксенофонтов, Илья Антонов һәм Иван Иванов берешәр алка керттеләр.
Алдагы уенга безгә кунакка "Нефтяник" (Лениногорск) командасы килде. Һәм онда 6:2 исәбе белән җиңгән питрәчлеләр көчлерәк булып чыкты. Бу уенда керткән алкалар белән Кирилл Ильин (өч алка), Илмир Даминов (ике) һәм Иван Иванов (бер) аерылып торды.
Шундый ук ярышларда "Питрәч-Арена"да "Пестрецы-2004" комнадасы "Нефтяник" (Лениногорск) командасын җиңде. Матчның исәбе - 6:0. Данил Воркунов көндәшләрнең капкасына өч, Радимир Тиханов ике һәм Артем Пронин - өч тапкыр алка кертте.
ПЛХЛ һәвәскәр лигасында (А+Б дивизионы) Казанның "Оскал" командасын тар-мар иткән "Пестрецы" ир-атлар командасы мөһим җиңү яулады. Шул рәвешле, безнең хоккейчылар лидерларга тагын бер адымга якынлашты. Безнең командадан Рамил Исхаков, Роман Рябов һәм Роман Макаров икешәр алка кертте.
Безнең "С" дивизионында уйный торган башка команда - "Оскал" башта Казанда "Крылья" командасына - 3:4, аннары үз бозында группа лидеры "Зарница" командасына - 4:3 исәбе белән җиңелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа