Питрәч көрәшчеләре алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады
Спорт

Питрәч көрәшчеләре алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады

Биектауда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Анда 20 команда катнашты. Безнең район җыелма командасының 4 вәкиле үз авырлык категорияләрендә призерлар булдылар. Илдар Байтимеров республика чемпионы булды. Андрей Чиндин көмеш медаль яулады. Берьюлы ике көрәшче - Марсель Сөнгатуллин һәм Раил Сәхипгәрәев бронза призерлары булдылар.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше