Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Хоккей, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол турында

Яшь хоккейчылар Татарстан беренчелеге кысаларында узган чираттагы уеннарда җиңүләре белән сөендерделәр

«Пестрецы-2006» командасы үз бозында Казанның «Зилант» командасын  3:0 исәбе белән җиңде. Ике алканы Андрей Матвеев һәм Кирилл Ильин кертте. Безнең икенче команда да Питрәчтә уйнады. «Пестрецы-2010» командасы егетләре «Ак барс»ны (Казан) 7:3 исәбе белән отты. Биредә безнең командадан Ярослав Маслов, Илья Фитисов (икешәр), Булат Гобәев, Арслан Шәвәлиев һәм Семен Бызов аерылып торды.  


Баскетбол. Иске Шигали һәм Шәле командалары - район чемпионнары

Ял көннәрендә «Мишә» универсаль залында мәктәп командалары арасында район беренчелегенә уеннар узды. 
Кызлар арасында  әйләнеш системасында 4 команда районның иң көчле командасын ачыклады. Барлык уеннарны да отып, Иске Шигали җыелма командасы чемпион булды, икенче урынны - икенче мәктәп, өченче урынны Ленино-Кокушкино баскетболчылары яулады, дүртенче урынны - беренче мәктәп.
Егетләр арасында паркетка 7 команда чыкты, алар ике төркемдә уйнадылар. Беренче урында - Богородск командасы, икенче – беренче мәктәп, өченчедә - Иске Шигали, дүртенче урында - Колай командасы. Икенче төркемдә шәлелеләр – беренче, икенче мәктәп - икенче, өченче урында-ленинококушкинолылар.
Ярышлар регламенты буенча төркем җиңүчеләре финалда уйнадылар, ә икенче урыннарны яулаучылар - өченче һәм дүртенче урыннар өчен уйнады. Өченче урын өчен көрәштә беренче мәктәп командасы  икенче мәктәп командасын 30:19 исәбе белән отты, ә финалда шәлелеләр Богородск командасын 32:6 исәбе белән җиңде, шуның белән район чемпионнары булдылар. 
Ярышларның иң яхшы уенчылары дип Арина Носова (Иске Шигали) һәм Инсаф Сәйфуллин (Шәле) танылды. 


Волейбол.  Беренче әйләнеш уеннары тәмамланды

Авыл яшьләре арасында район беренчелегендә кискен көрәштә тугызынчы тур уеннары узды. 
Күршеләр, «Конь» һәм «Легион» (Шәле) командалары арасында уен бик киеренке булды. Нәтиҗәдә, шәлелеләр 2:0 исәбе белән җиңү яулады. Шулай ук «Богородск» өч партиядә «Шали» командасын отты. 
Калган уеннар «Олимп» (Питрәч) – «Старое Шигалеево» - 2:0, «Янцевары» - «Кобяково»- 2:0, «Кулаево» - «Феникс» (Питрәч) - 2:0.
Турнир таблицасында «Кулаево» - 23 очко, икенче урында – «Богородск» - 22, өченчедә -  «Олимп» - 18, 4. «Конь», 5. «Янцевары» - 17шәр, 6. «Легион» - 16, 7. «Кобяково» - 9, 8. «Шали» - 7, 9. «Старое Шигалеево» - 6. 10. «Феникс» - 0.


Футзал. «Виктория» алда бара

Командалар кабат район чемпионатында гадәттән тыш нәтиҗәле уеннар күрсәттеләр. Уртак көч белән алар 67 туп керттеләр. 
Алтынчы тур уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Фрейндшип» - «Ред Булл» - 3:5, «Атлетико» - «Виктория» - 3:10, КПРФ –  «Милан» - 8:5, «Барса» - «Тау Иле» - 6:5, «Аякс» - «Олимп» - 2:2, «Аврора» - «Феникс» - 4:3, «Стар» - «Спортинг» - 10:1.
Әлегә алда 15 очко белән «Виктория» бара, икенче урында - «Аякс», өченчедә «Стар» - 13әр очко, дүртенче һәм бишенче урыннарны «Барса» һәм «Тау Иле» бүлешә – 12шәр очко.
Бомбардирлар ярышында Сергей Одинцов («Виктория») алда бара, аның 25 балл (18+7), Роман Мяткинның («Аякс») - 22 (13+9).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса