Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей һәм волейбол турында
Хоккей. Арчада җиңелү
«Пестрецы-2010» командасы Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы уен үткәрде. Питрәч хоккейчылары Арчада җирле «Ракета» командасы белән уйнадылар һәм 1:2 исәбе белән җиңелде.
Безнең хоккейчылар бомбардирлар төркеменә керә
Ир-атлар командасы ПЛХЛ чемпионатында чираттагы уен үткәрде.
Безнең хоккейчылар Казанда җирле «Торнадо -1» командасы белән уйнадылар һәм 4:2 исәбе белән җиңделәр. Питрәчлеләрдән Сабир Янов - 2, Константин Игнатьев һәм Әскәр Курашов берәр алка кертте.
Безнең берьюлы берничә хоккейчы бомбардирлар төркеменә керә. Сабир Янов гол + пас системасы буенча 16 очко җыйды (7+9), Данил Воркунов – 12 (7+5), Константин Игнатьев - 10 (5+5).
Безнең команда турнир таблицасында дүртенче урында бара, ул 11 очко җыеп һәм ТХФП лидерыннан 4 очкога калышып бара. Шул ук вакытта питрәчлеләр көндәшләренә караганда бер уенга кимрәк уйнады.
Волейбол. Һәр туп өчен көрәш
Авыл яшьләре арасында район чемпионатының уналтынчы туры узды.
Уеннар кабат бик киеренке узды, командалар уенчылары һәр туп өчен көрәште. Матчларның язмышы партия ахырында хәл ителде. Кайбер командалар бу якшәмбедә икешәр уен үткәрделәр. Питрәчнең «Олимп» командасы башта «Кобяково»ны 2:1 исәбенә отты, аннары «Конь» командасы волейболчыларын да отты - 2:0. Күн командасы шундый ук исәп белән «Старое Шигалеево»га да оттырды. 2:0 исәбе белән көннең башка уеннары да тәмамланды. «Кулаево» командасы «Шали», ә «Янцевары» «Богородское»ны җиңде. Мондый исәпкә карамастан, соңгы ике матч та кызыклы һәм киеренке узды. Матч ахырына кадәр кемнең җиңәчәге билгеле түгел иде.
16 турдан соң лидерлыкны кабат 38 очко җыеп «Кулаево» алды, икенче урында - «Богородское» - 35, өченчедә - «Янцевары» - 32. Калган командалар шундый тәртиптә урнашты: 4. «Олимп» - 27, 5. «Легион» (Шали) - 24, 6. «Конь» - 20, 7. «Старое Шигалеево». 8. «Шали» - 16шар очко. 9. «Кобяково» - 13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа