Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә спорт бәйрәме узды

Бу көннәрдә Пекинда безнең олимпия спортчылары илебез данын яклый. Мөгаен, бу ярышларны күзәтеп бармаучылар бик сирәктер. Ә менә питрәчлеләр спортны телевизордан гына күзәтеп калмый, үзләре дә ярышларда актив катнашалар.

Узган шимбәдә «Россия чаңгы юлы-2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында безнең районның барлык авыл җирлекләрендә чаңгы кросслары узды. Ярышларда дүрт меңнән артык кеше катнашты. Питрәчтә акция наратлыкта узды.

Наратлыктагы стадионга район мәктәпләре укучылары, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, ветераннар җыелды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Илһам Кашапов мөрәҗәгать итте, спорт сөючеләр өчен мондый массакүләм стартларның бөтен Россия буенча үткәрелүен билгеләп үтте, һәркемгә сәламәтлек, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, җиңүләр теләде.

Барлыгы алты старт булды. Башлангыч сыйныф укучылары һәм хатын-кызлар өчен дистанция – 1,5 километр, егетләр һәм ир-атлар өчен - өч километр. Шунысы игътибарга лаек, чаңгыга хәтта кечкенә балалар да басты, ә кайберләре монда гаиләләре белән килгән иде.

Алар арасында Питрәчтән Гатиатуллиннар гаиләсе бар, аларның әти-әниләре дә, балалары да спорт белән мавыга. Әниләре сүзләренә караганда, алар ел саен әлеге чаңгы ярышларында катнашалар, бу чара аларга бик ошый. Ул үзе дә кечкенәдән чаңгыда йөри, мәктәптә укыганда ук чаңгы ярышларында катнашкан, район чемпионы булган һәм ул ел саен призлы урыннар яулый. Бу юлы да ярышларда алар тормыш иптәше белән бергә катнаштылар. Алга китеп шуны әйтәм, Лилия хатын-кызлар арасында икенче урынны алды.

Акциянең даими катнашучылары - Шәле авылыннан Гыйниятуллиннар гаиләсе. Яна Гыйниятуллина кечкенәдән чаңгыда йөрү белән шөгыльләнә. Кияүгә чыккач, бу спорт төренә тормыш иптәше Фәнилне дә җәлеп итә. Әлеге чаңгы ярышы нәтиҗәләре буенча ул хатын-кызлар арасында җиңү яулады. Ә иратлар арасында - аның ире Фәнил. Ул шулай ук мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде.

Бөтенроссия акциясендә ел саен катнаша торган тагын бер кеше - район үзәгенең беренче мәктәбе укытучысы Павел Тихонов. Ул шулай ук икенче урынны алып, ярышлар призеры булды.

Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спорт чаралары бу көнне башка мәйданчыкларда да узды. Мәсәлән, универсаль спорт залында мәктәпләрдәге әтиләр советлары арасында волейбол буенча ярышлар узды, «Сула» бассейнында йөзүчеләр ярышты, ә район үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм аларның әтиәниләре «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» бәйгесендә үз көчләрен сынады. Боз сараенда хоккей командалары очрашты. Анда Татарстан Республикасы федерациясе призларына турнирның икенче этабы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса