Питрәчтә велосипедлар узышы узачак
"Километры здоровья" дип исемләнгән "Татарстан командасы" җәмәгать инициативасы акциясен республиканың күп кенә районнары хуплады.
Бу акциягә шулай ук питрәчлеләр дә кушылачак. 6 августта Питрәчтә велосипедлар узышы узачак. Велосипедлар район администрациясе каршында старт алачаклар, ә финиш наратлыкта стадионда булачак.
"Татарстан командасы" - ул республикага карата гомуми идеяләр, Татарстан вәкилләренең казанышларына карата горурлык белән берләшкән төрле спорт-физкультуралы һәм башка акцияләр чираты. Җәмәгать инициативасында катнашу формалары төрле. Фотоконкурс, балаларның котлау хатлары конкурсы, поэтик эстафета һәм башка акцияләр инде старт алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа