Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Спорт

“Россия чаңгы юлы-2019” үзенә чакыра

Быел традицион һәм популяр чаңгы ярышлары 9 февральдә үтәчәк. Безнең районда ярышлар барлык торак пунктларда да булыр дип көтелә, төп ярышлар наратлыкта, стадионда узачак.

Старт сәгать 10да биреләчәк, стартка беренче булып яшүсмер кызлар һәм малайлар (5-8 сыйныфлар) чыгачак, алар 1,5 километр, олырак малайлар һәм кызлар ике тапкыр озынрак арада – 3 километрда узышачак. Хатын-кызлар, ветераннар һәм җитәкчеләр 1,5 километр, ир-атлар 3 километр арада ярышачак.
Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.
“Россия чаңгы юлы-2019” программасына шулай ук концерт программалары, уеннар һәм конкурслар керә.
Барлык спорт яратучыларны чаңгы трассаларында кышкы ялга көтеп калабыз!
0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса