Чемпионатта 9 команда катнашты.
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча чираттагы район чемпионаты тәмамланды. Җиденче чемпионатта 9 команда катнашты, алар башта өч әйләнешле даими турнир үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча иң көчле алты команда чирек финалга чыкты.
Чирек финалдан соң дүрт команда чемпион исеме һәм призлы урыннар өчен көрәшне дәвам итте.
Өченче урын өчен «Богородское» һәм «Старое Шигалеево» командалары уйнады. Иске шигалилылар богородскилыларга беренче партиядә генә нык каршылык күрсәттеләр. Алга таба «Богородское» 3:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулап, бронза медальләр алды.
Соңгы дүрт сезон чемпионнары – «Легион» (Шәле) һәм «Кобяково» командасы уйнаган финал уены бөтенләй башка сценарий буенча узды. Соңгылары өчен бу беренче финал булды.
Беренче партиядә шәлелеләр 8:2 исәбе белән ышанычлы рәвештә алда бардылар. Ләкин финалга Кибәк Иле командасы да юкка гына чыкмады: алар исәпне тигезләп кенә калмадылар, 25:22 исәбе белән җиңү дә яуладылар. Икенче партиядә дә «Кобяково» җиңүгә иреште, ә өченчесен бик ышанычлы башладылар: ун минут та узмады, алар 7:1 исәбе белән алда бардылар. Шуннан соң гына шәлелеләр район чемпионы кем икәнен искә төшерделәр һәм рәттән ике партияне оттылар.
Һәм менә хәлиткеч бишенче партия, анда башта шәлелеләр алга чыкты. Кибәк Иле командасы яңадан куып җитте – уен бертигез барды. Шулай да финалда уйнау тәҗрибәсе хәлиткеч фактор булып чыкты: шәлелеләр бу партиядә 18:16 исәбе белән (гомуми исәп 3:2) җиңеп, бишенче ел рәттән район чемпионы исемен яуладылар.
«Кобяково» – икенче урында, «Богородское» – өченче урында.
– Бик авыр уен, бигрәк тә җиңү, – диде финал уеныннан соң шәлелеләрнең вице-капитаны Марат Сафин. – Партияләр буенча 0:2 исәбе белән оттырганда, без дүрт ел элек колайлыларга шундый ук исәп белән оттырган финалны һәм 3:2 исәбе белән җиңүгә ирешкәнне искә төшердек. Бер минутлык тәнәфес алып, без кызулыкны арттырдык
һәм рәттән өч җиңү яуладык. Бу безнең команда җиңүе. Безнең һәр уенчыбыз сезон дәвамында мәйданчыкта үзен кызганмыйча лаеклы уен күрсәтте. Әйе, көндәшләр бик тырышты, аларның һәрберсе җиңүгә лаек иде, әмма иң көчлеләргә бәхет елмайды, һәм без янә чемпионнар һәм бу исемгә шат