Спорт ярышлары кызганнан-кыза бара
Районның спорт тормышы бер урында гына тормый, хоккей командалары төрле ярышларда катнаша, футболчыларның үз турнирлары.
ХОККЕЙ. ҖИҢҮЛӘР КҮБРӘК
Безнең “Пестрецы-2006” командасы Идел буе федераль округы беренчелегендә 9-12 урыннар өчен чираттагы уеннар үткәрде.
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшь хоккейчылар җирле “Девон” командасы белән уйнадылар. Беренче көнне безнең егетләр 2:4 исәбендә җиңелделәр. Аның каравы, икенче көнне хуҗаларны 9:1 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Безнең ике команда Казан беренчелегендә чираттагы уеннар үткәрделәр, “Пестрецы-2004” командасы “Зилант”ны – 16:4, ә “Пестрецы-2010” командасы “Ак Бүре”не – 4:0 исәбе белән җиңде.
“Пестрецы-2008” командасы Татарстан беренчелеге кысаларында, Апаста җирле команданы 6:2 исәбендә җиңде.
Авыл яшьләре арасында район ачык беренчелегендә «Теләче -2» командасы лидер булды, ул башка лидер «Пестрецы-2» командасын 7:3 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле, Теләче хоккейчылары барлык уеннарда да җиңү яулады. Өченче һәм дүртенче урынны шәлелеләр һәм кощаклылар бүлешә. Шәлелеләр соңгы турда Татар Тау Иле командасын 12:0 исәбе белән тар-мар итте (шәлелеләрнең һөҗүмчесе Инсаф Зәйнетдинов алты алка кертте), кощаклылар ленинококушкинолыларны - 5:3 һәм Пановка «Соболь» командасын (Питрәч) 3:2 исәбенә отты. Балык Бистәсе командасы ярышларда катнашудан баш тартты.
ФУТЗАЛ. КӨНДӘШЛӘР ОЧКОЛАРЫН ЮГАЛТТЫ
Авыл яшьләре арасында район беренчелегенә чираттагы уеннар да узды. Лидер, “Скиф” командасы соңгы турда, мәйданга чыкмыйча өч очко яулады, аның көндәше “Царево” командасы уенга килмәде һәм регламент буенча аларга 0:5 исәбендә техник җиңелү каралган. “Олимп” һәм “Аякс” командалары арасында уен 7:1 исәбе белән Ленино-Кокушкино командасы файдасына төгәлләнде. Шул рәвешле, икенче урынга 22 очко белән “Аякс” чыкты, ә 21 очкога ия “Олимп” өченче урынга төште. 30 очкога ия “Скиф” алда бара. Башка уеннар түбәндәгечә тәмамланды: “Арсенал” – “Реал” – 11:2, “Аврора” – “Легион” – 2:7, “Стар” – “Метеор” – 4:8, “Ак барс” – “Атлетико” – 8:2.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia