Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстанда гольф буенча республика спорт мәктәбе барлыкка киләчәк

Спорт министрлыгы үз өстенә оештыручы вәкаләтләрен дә ала.

Татарстанда ТР Спорт министрлыгы инициативасы белән гольф буенча республика спорт мәктәбе барлыкка киләчәк. Спорт министрлыгы үз өстенә оештыручы вәкаләтләрен дә ала. Бу республика Хөкүмәте карарыннан билгеле булды.

Яңа объект «балалар һәм яшүсмерләр арасында физик культура һәм массакүләм спортны үстерү, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җыелма командаларына спорт резервы әзерләү максатыннан» Күзәмәт бистәсендәге гольф-клуб базасында (Майкоп урамы, 1г йорт) оештырыла. Карар нигезендә, учреждение яңа дәрәҗәгә күчү өчен барлык кирәкле җиһаз белән белән тәэмин ителә.

60 көн эчендә ТР Спорт министрлыгы учреждение уставын раслаячак. Төп максат Татарстанда гольфны үстерү була.

Бу максаттан спорт мәктәбе өчен ел саен дәүләт йөкләмәсе билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше