Виктория һәм Дмитрий турнир җиңүчеләре
Узган атна спорт чараларына бай булды. Питрәч спортчылары, һәрвакыттагыча, аларда актив катнашты. Югары казанышлар да бар – Артур Макаров чираттагы тапкыр дөнья чемпионы булды, яшь тхэквондочылар да сынатмады, ә хоккейчыларның чираттагы уеннары узды.
ТХЭКВОНДО. БИШ ПРИЗЕР
Казанда яшь спортчылар арасында тхэквондо буенча “Аяши Кубогы” Бөтенроссия турниры узды.
Әлеге ярышларда Питрәч балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән берьюлы биш тәрбияләнүчесе (тренер Рөстәмҗан Холмирзоев) призерлар булдылар. Виктория Никитина (авырлык категориясе 33 килограммга кадәр) һәм Дмитрий Кузьмин (53 килограммга кадәр) беренче урыннарны яуладылар. Ирода Абдурафиева (55 килограммга кадәр) һәм Дарина Гуськова (37 килограммга кадәр) икенче урыннар алдылар, Матвей Дудкин (35 килограммга кадәр) өченче призер булды.
ХОККЕЙ. БАЙЛАР САБАСЫНДА – БЕРЕНЧЕ
Идел буе федераль округы беренчелегенә чираттагы матчларны 2006 елгы яшүсмерләр үткәрде, бу юлы безгә Тольяттидан “Лада” командасы килде. Кызганыч, Питрәч хоккейчылары кабат җиңелделәр, беренче көнне – 1:6, икенче көнне – 2:5 исәбенә.
Аның каравы, безнең башка командалар җиңүләре белән сөендерде. Алабуга шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә “Пестрецы-2004” җирле команданы – 4:2 исәбенә җиңде. Шулай ук “Пестрецы-2008” командасы да җиңүгә иреште, ул Казанда “Стрела” командасын 6:2 исәбе белән җиңде.
Байлар Сабасында 2009 елгы яшүсмерләр арасында биш команда катнашында хоккей турниры узды. Питрәчлеләр (тренер Егор Маташков) Мамадышларны – 6:2, хуҗаларны – 3:2 һәм Кукмара командасын – 6:0 исәбенә җиңделәр һәм “Зилант” (Казан) командасы белән уен тигез 2:2 исәбенә төгәлләнде һәм, нәтиҗәдә, безнекеләр турнир җиңүчеләре булдылар. Турнирның иң оста һөҗүмчесе булып Питрәчтән Дияз Гыйбашев саналды, ул көндәшләр капкасына барлыгы 9 алка кертте.
Авыл яшьләре арасында район ачык беренчелегенә чираттагы тур уеннары да узды, алар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: Кощак – Балык Бистәсе – 5:3, Күн – Пимәр – 4:6, Шәле – Ленино-Кокушкино – 8:4.
ХОККЕЙ. НӘТИҖӘДӘ ПИТРӘЧЛЕЛӘР ҖИҢҮГӘ ИРЕШТЕ
“Питрәч-Арена” боз сараенда “Пестрецы” һәм МНКТ (Казан) ир-ат командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды.
Бу командалар күптән түгел очрашкан иде инде, ул уен 4:3 исәбендә (буллитлар буенча) безнең хоккейчыларның җиңүләре белән тәмамланды.
Бу уенда безнең егетләр төгәлрәк булды, өченче период башында 3:0, аннары 4:1 исәбе белән алып бардылар. Кызганыч, питрәчлеләр өч минут эчендә өч алка керттерделәр һәм исәпне тигезләделәр – 4:4. Безнекеләрдән алкаларны Рамил Исхаков (ике гол), Кәрим Сөләйманов һәм Рәсүл Хәлиуллин кертте.
Командалар янә матчтан соң буллитлар үткәрделәр, анда кабат безнең хоккейчылар төгәлрәк булды, алар ике, ә көндәшләре бер генә алка кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia