Финалда «Легион» һәм «Кобяково» уйнаячак.
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионаты тәмамланып килә, анда тугыз команда катнашты.
Бүген ярымфинал уеннары узды, анда финалистларны һәм бронза медаль өчен көрәшүче командаларны билгеләделәр.
Мәйданга беренчеләрдән булып Кибәк Иле һәм Иске Шигали командалары чыкты. Көндәшләр тигез уйнады. Беренче партиядә Кибәк Иле командасы җиңү яулады, икенче партиядә шигалилеләр көчлерәк иде. Өченче партиядә шулай ук «Старое Шигалеево» өстен булды. Алар 22:17 исәбе белән дүртенче партиядә дә җиңүгә якын иде, ләкин «Кобяково» көндәшен куып җитеп кенә калмады, җиңү дә яулады. Барысы да тай-брейкта, ягъни бишенче партиядә хәл ителде, анда яңадан «Кобяково» көчлерәк иде. Гомуми исәп – 3:2. Шулай итеп, Кибәк Иле командасы үз тарихында беренче тапкыр ярышларның финалына чыкты.
Икенче уенда шулай ук көчләре тигез булган командалар уйнады. Дүрт тапкыр район чемпионы булган «Легион» (Шәле) исәптә алга китте, ә «Богородское» командасы егетләре (узган елгы финалистлар) аларны куып җиттеләр. Мәсәлән, беренче партиядә исәп шәлелеләр файдасына 21:11 иде, ләкин көндәш аларны куып җитте. Шулай да «Легион» җиңү яулады. Бу матур, киеренке уенның йомгаклау исәбе – шәлелеләр файдасына – 3:1.
Финалда «Легион» һәм «Кобяково» уйнаячак. Өченче урын өчен «Старое Шигалеево» һәм «Богородское» көрәшәчәк.