Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Айгөл“ балалар бакчасы яңа төсмер алачак

Район үзәгендәге "Айгөл" яңартылды.

Әмма, кызганычка, бу матурлык бары тик тәрбияләнүчеләрне, хезмәткәрләрне һәм әти-әниләрне генә сөендерде. Бина эчендәге капиталь ремонт инде апрель аенда ук төгәлләнгән, ә фасад әле һаман да таушалган килеш калган иде. Шушы көннәрдә балалар бакчасы янында махсус техника һәм төзүчеләр эшли башлады. Алар балалар бакчасы территориясен яңартуга керештеләр.

"Айгөл" балалар бакчасы 1996 елда ачылган һәм ул инде күптәннән капиталь ремонтка мохтаҗ. Ел саен бинаның эчендә һәм тышында косметик ремонт үткәрелде, хәтта түбәсе дә алыштырылды, әмма тәрәз һәм ишек блокларын, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын яңартуга байтак средстволар таләп ителде. Республика программасы ярдәмендә, моңа мөмкинлек туды. Көтеп алынган капремонт ел башында башланды. Ул вакытта балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен вакытлыча район үзәгенең башка мәктәпкәчә учреждениеләренә күчерделәр. Ә "Айгөл"дә бу вакыт эчендә җылыту, канализацияләр, электр белән тәэмин итү системаларын алыштырдылар, ишек һәм тәрәзәләрне яңарттылар, санузелларны һәм пищеблокны ремонтладылар. Беренче каттагы группаларда җылы идәннәр җәйделәр. Инде апрель аенда балалар үзләренең балалар бакчасына кайттылар. Әмма балалар бакчасының тышкы ягы үзгәрмичә калды.

- Безнең балалар бакчасының республика программасына керүенә һәм аны ремонтлауларына без бик тә шатбыз. Хәзер биредә тагын да уңайлы булды. Төзүчеләр бина фасадын шулай ук тиз һәм сыйфатлы ремонтлар, дип өметләнәбез, - дип сөйли балалар бакчасы мөдире Ксения Никитина.

Хәзер балалар бакчасы территориясендә төзекләндерү эшләре бара. Монда яңа беседкалар урнаштырдылар, аларны якты панельләр белән тышладылар, шулай ук биредә асфальт юл салачаклар, яңа бордюрлар куячаклар.

- Вакытлыча кыенлыкларга без түзәргә әзер. Чөнки бу уңайсызлыклар озакка сузылмаячак, ә нәтиҗә безне һәм балаларны күп еллар буена сөендереп торыр, дип ышанам, - ди балалар бакчасында тәрбияләнүченең әнисе Лилия Ситдикова.

- Хәзерге вакытта без территорияне төзекләндерәбез, фасад ремонты белән шөгыльләнәчәк подрядчикны сайлау өчен конкурс игълан ителде, - диде безгә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

"Айгөл" балалар бакчасы реконструкциясеннән соң, район үзәгендәге барлык балалар бакчасы да искиткеч халәттә булачак, дип әйтергә була. Республика программасы үз эшен туктатмас һәм ремонтка мохтаҗ булган барлык балалар бакчасы да төзекләндерелер, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: капремонт Айгөл