Безнең Ольгага җиңү шатлыгы бүләк итегез
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Халык тануы" конкурсы үткәрә.
Быел ул форматын һәм шартларын үзгәртте. Сайлап алу этабыннан соң, безнең хәбәрчебез Ольга Шәрипова (Шипшова) материаллары финал турына үтте. Һәм хәзер җиңүчене укучылар интернет-тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк. Хөрмәтле питрәчлеләр, сездән безнең район тормышы һәм көнкүреше турында язылган язмалар авторын хуплап тавыш бирүегезне сорыйбыз.
Тавыш бирү өчен сезгә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтына, аннары "ПРЕСС-ХЕЗМӘТ" бүлегенә керергә, "Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен конкурс" сылтамасы аша үтәргә һәм безнең хәбәрчебез өчен тавыш бирергә кирәк (http://minstroy.tatarstan.ru/rus/internet-golosovanie.htm).
Безнең конкурсант Ольга Шәрипова (Шипшова) "Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал" номинациясендә "Без капиталь ремонтны зур түземсезлек белән көттек" материалы һәм "Инфраструктура объектлары төзелеше программасын гамәлгә ашыру турында иң яхшы материал" номинациясендә "Айгөл"гә дә чират җитте: ремонт эшләре башланды" материалы белән тәкъдим ителгән.
Сез Ольга өчен тавыш биреп, аңа җиңү шатлыгы бүләк итәрсез дип өметләнеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа