Бик тиздән ун меңлек чиккә җитәчәкләр
Алдынгыларның күрсәткечләре арта бара, аларның кайберсе шушы көннәрдә ун мең центнер ашлык суктырачак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары исемлеге түбәндәгечә.
1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында:
Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7680 центнер ашлык суктырган.
Илфат Әхмәтов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7660 центнер ашлык суктырган;
Рузил Гайнуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7660 центнер ашлык суктырган.
2. «АКРОС», «КЗС-1218» «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында:
Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 9800 центнер ашлык суктырган;
Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 8840 центнер ашлык суктырган;
Фәрит Нуриев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 5728 центнер ашлык суктырган.
3. «ДОН 1500», «КЗС-812» комбайннары арасында:
Харис Таҗиев - «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 7840 центнер ашлык суктырган.
Фәрдүс Миндубаев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 4622 центнер ашлык суктырган.
Александр Левахин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 4750 центнер ашлык суктырган.
4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында:
Илнур Шаһиҗиһанов - "Макс-Ойл" ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 4550 центнер ашлык суктырган;
Андрей Вуколов - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 2810 центнер ашлык суктырган.
Мөдәрис Кәримов - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 2740 центнер ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа