Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, кадерле агросәнәгать комплексы ветераннары!

Сезне Һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү ссәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Тормыштагы нинди генә үзгәрешләргә дә карамастан, авыл хуҗалыгы, элеккечә, һәркемгә кирәкле булып кала. Безне туендыручы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәне - крестьян гомер-гомердән илебезнең төп ышанычы һәм терәге булды. Әлеге бәйрәм җирдә эшләүчеләрне һәм авыл халкын бергә берләштерә, җир бит безнең иң зур байлыгыбыз чыганагы булып тора, ә анда эшләүче кешеләр һәркемнең хөрмәтен яулаучылар.

Сезгә начар һава шартларында, катлаулы финанс хәлләрендә эшләргә туры килсә дә, сез югары нәтиҗәләргә ирешәсез. Районда эшкәртелә торган җир биләмәләре, бөртеклеләр уңышы, сөт җитештерү дәрәҗәсе тотрыклы артуы күзәтелә. Алга таба уңышка ирешү нигезе булып, авыл хезмәтчәннәренең югары осталыгы һәм сайлаган эшләренә тугры калуы тора.

Аеруча да, авыл хуҗалыгы ветераннарына рәхмәтләребез чиксез.

Сезгә барыгызга да фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен зур рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел җылысы, имин тормыш, бәхет-шатлык, районыбыз иминлеге хакына изге эшегездә уңышлар телим.

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: котлау