Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

ҖИҢҮ КӨНЕ - тормыш тантанасы ул

Бөек Ватан сугышында җиңгән сугышчыларыбызның батырлыгы бүгенге яшь буын өчен һәрнәрсәдә үрнәк, әхлакый маяк булырга тиеш. Бу турыда Питрәч район үзәгенең Һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында үткән митингта да сүз булды.

Алты меңнән артык кеше - хезмәт коллективлары, оешма, учреждение вәкилләре, мәктәп укучылары, яшьләр - бәйрәм колоннасына басып, район хакимият бинасы яныннан һәйкәлгә таба юл алды. Алар белән бергә алгы сафларда ветераннар, сугышта катнашканнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре атлый.
Бәйрәм чарасын Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митинг ачты. Бирегә җыелганнар һәлак булганнар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары изге һәйкәлгә чәчәкләр, гирляндалар салдылар.
Питрәчлеләргә мөрәҗәгать итеп, муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Эдуард Дияров түбәндәгеләрне әйтте:
- Май безнең өчен тынычлык символы булып тора. Язгы көннәр безне Бөек Ватан сугышы тарихына кире кайтара. Аның сәхифәләрен язуда безнең якташларыбыз да лаеклы өлеш керткән.
Бөек Ватан сугышына Питрәч районыннан гына да җиде меңгә якын кеше киткән. Туган якларына шуларның бик азы - 1100 кеше әйләнеп кайткан.
Бүген безнең арада 34 ветеран яши. Шул исәптән Ленинград камалышын кичергән бер кеше. Алар белән хаклы рәвештә хорурланабыз. Бу фидакарьләр сугыш авырлыкларын кичеп, чын солдат-сугышчы данын аклаган.
Бу көнне бөек халкыбызның батырлыгын тагын да ныграк тыябыз. Аның әхлакый көче торган саен үсә бара. Ул буыннарны бәйли һәм тиңдәшсез патриотизм үрнәге булып тора. Бүген яу кырыннан кайтмый калганнарны искә алып, алар батырлыгы алдында башыбызны иябез.
Аннары ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның бүген дә яшьләрне тәрбияләүдә бәя биреп бетергесез ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте.
Барлык җыелганнарны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, һәммәсенә уңыш, шатлыклы аяз көннәр, имин тормыш, алдагы көнгә ышаныч һәм күтәренке кәеф теләде.
Район хәрби комиссары Владимир Гузич бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, бәйсезлегебезне, ата-бабаларыбыз яулап алган ирекне саклау өчен бердәм булырга чакырды.
Бәйрәм чарасы балалар шәһәрчегендә дәвам итте. Районның үзешчән сәнгать осталары, халык фольклор коллективлары концерт номерлары белән чыкты. Кичен бәйрәм хөрмәтенә салют бирелде.
Бу көнне ветераннарга олы хөрмәт күрсәтелде. Барлык бәйрәм чаралары нәкъ менә алар өчен, аларны олылап оештырылган иде. Ветераннарга табын да әзерләнгән иде, нәфис фильм да күрсәттеләр, бүләкләделәр дә һәм күп итеп чәчәкләр бүләк иттеләр.

Җиңү көне - үткән данлы көннәрне, һәлак булганнарны искә алу һәм бүгенге якты көнебезнең кадерен белергә, бердәм булырга чакыру да ул. Шулай булганда гына безне беркем җиңә дә, тыныч тормышыбызга комачаулык та итә алмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса